Әлмәтнең гүзәл затлары "Ел хатын-кызы" республика бәйгесендә җиңде

Биредә Әлмәт данын яклаган София Гарифуллина "Хатын-кыз-үрнәк",Алена Ветлугина "Хатын-кыз-лидер" номинацияләрендә җиңү яуладылар.

(Әлмәт, 8 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Казанда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең җиңүчеләре арасында Әлмәт хатын-кызлары да бар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә Әлмәт данын яклаган София Гарифуллина "Хатын-кыз-үрнәк", Алена Ветлугина "Хатын-кыз-лидер" номинацияләрендә җиңү яуладылар.