Хәбибуллин гражданнар җыенында янгыннарга бәйле вазгыять хакында фикер алышырга чакырды

2019 елның 6 мартына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада барлыгы 678 янгын (2018 елның шул чорында – 741) чыккан.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Бүген ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә янгыннарны кисәтергә һәм гражданнар җыенында вазгыять хакында актив фикер алышырга чакырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Рафис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, 2019 елның 6 мартына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада барлыгы 678 янгын (2018 елның шул чорында – 741) чыккан, аларда 44 кешенең (2018 елда – 22), өч баланың (2018 елда - ике) гомере өзелгән, 41 кеше (2018 елда – 50) төрле җәрәхәтләр алган.

Рафис Хәбибуллин шулай ук узган атнада 36 янгын чыгуын, аларда ике кешенең гомере өзелүен искәртте. Шул ук вакытта, быел янгыннар узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8,5 процентка (741дән 678гә) кимегән. Янгыннарда һәлак булучылар исә 1,5 тапкыр, яки 51,7 процентка (29дан 44кә) арткан.

«Шуның белән бергә, узган ел белән чагыштырганда, 14 районда янгыннарда үлүчеләр санының артуы күзәтелә. Алар - Аксубай, Балтач, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре», - диде Рафис Хәбибуллин.

Ул районнарда күпбалалы гаиләләрнең яшәгән урыннарына бару, тәрбиягә бала алган, социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең, шулай ук Казанда имин булмаган гражданнарның хәлен белү буенча профилактик төркемнәрнең эше җитәрлек дәрәҗәдә оештырылмавын билгеләп үтте.