Армия генералы Мәхмүт Гәрәев Мәскәү татарлары Штабы кызларын 8 март белән котлады

Мәхмүт Әхмәт улы кызларга бәхет, иминлек, лаеклы балалар тәрбияләп үстерүләрен теләде.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Армия генералы Мәхмүт Гәрәев Мәскәү татарлары Штабының гүзәл затларын Халыкара хатын-кызлар көне - 8 март белән котлады. Бу хакта Штабның Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Мәхмүт Әхмәт улы кызларга бәхет, иминлек, лаеклы балалар тәрбияләп үстерүләрен теләде.