8 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, 309 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк, Татарстанда газ белән агулануның 17 очрагы теркәлгән.

Владимир Путин хатын-кызларны 8 март белән тәбрик итте / Россия Президенты гүзәл затларыбызның рухи юмартлыгын һәм ил үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләде / Татарстанда яшәүче ханым-туташлар мәдәният, мәгърифәт, фән, спорт һәм бизнестагы югары казанышлары белән сөендерә, диелә котлауда.

Шамил Идиатуллин китабы буенча төшереләсе фильм проектына Светлана Бохараева алынырга әзер / Светлана Бохараева – “Күктау”, “Бибинур” татар фильмнарының продюсеры.

Татарстанда бүгенге көндә 522,1 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган / Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2020 һәм 2021 елларда торак сафка бастыру күләмен арттыру күздә тотыла.

Быел Татарстанда 309 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк / Әлеге максатларга 373 миллион 231,9 мең сум акча каралган.

Хәбибуллин гражданнар җыенында янгыннарга бәйле вазгыять хакында фикер алышырга чакырды / 2019 елның 6 мартына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада барлыгы 678 янгын (2018 елның шул чорында – 741) чыккан.

Миңнеханов Михаил Дегтярев белән WorldSkills чемпионатына әзерлек турында фикер алышты / Очрашуда туристлык тармагын үстерү, Россиягә һәм Казанга туристлар агымын арттыру буенча чаралар турында сүз барды.

Быел Татарстанда газ белән агулануга бәйле 17 очрак теркәлгән, 5 кешенең гомере өзелгән / Рөстәм Миңнеханов янгыннарны һәм газ белән агулану очракларын кисәтүгә җитди игътибар бирергә кушты.

«Казан» агросәнәгать паркы территориясендә 276 резидент эшли / 2018 елда товар әйләнеше 1,6 миллиард сум тәшкил иткән. Барлыгы 1200 эш урыны булдырылган.

Миңнеханов чаңгычы Христина Мацокинаны Универсиадада алтын медаль яулавы белән котлады / Татарстан Президенты Россия җыелма командасына яңа җиңүләр теләде.

Волонтерлар Казанда яшәүче хатын-кызларга бер мең лалә чәчәге бүләк итте / Халыкара хатын-кызлар көнендә Татарстан башкаласында «Сезгә, сөеклеләребез» дигән флешмоб узды.