Кукмарага танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов килә

Бакча эшләрен, җиләк-җимеш үстерергә яратучылар Фарсель әфәндегә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, киңәш-табыш ала алачак.

(Кукмара, 8 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара үзәк китапханәсендә күренекле галим, танылган бакчачы, әдип Фарсель Зыятдинов белән очрашу була, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Бакча эшләрен, җиләк-җимеш үстерергә яратучылар Фарсель әфәндегә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, киңәш-табыш ала алачак. Очрашу күңелле һәм файдалы узар, дип ышанабыз.