Сарманда "8 Мартка нинди бүләк алыр идең?" дигән конкурс үтте

Җиңүче 101 ак роза тәкъдим иткән

 (Казан, 8 март, “Татар-информ”). Бәйрәм алдыннан "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хатын-кызлар өчен "8 Мартка нинди бүләк алыр идең?" дигән конкурс игълан иткән иде. Анда хатын кызлар бик актив катнашты. Сарманнан Алия Гыйматдинова җиңүче булды. Ул тәкъдим иткән бүләк 101 ак роза иде. Әлеге вариант 172"лайк" җыйды, дип хәбәр итә “Сарман” басмасы.