Кукмара районында яшәүче 50 яшьлек ирне эзлиләр

Борын өстендә бер сантиметр тирәсе миңе бар

 (Казан, 8 март, “Татар-информ”). Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хезмәткәрләре 50 яшьлек Габделбәров Илһам Әхмәтҗан улын эзли. Ир төс-кыяфәте буенча 40 яшьләр чамасында. Буе 170 сантиметр тирәсе, ябык гәүдәле, йөзе овал формасында, күзләре көрән төстә. Башына кара төстәге бәйләгән башлык, көрән төстәге кыска дубленка, аклы-зәңгәрле муенлы свитер, классик кара чалбар кигән. Үзе белән документлары бар. Күрүчеләр яки нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны (884364) 2-65-36, 2-65-05, 2-70-80 номерларына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйбыз, дип хәбәр итә “Хезмәт даны” газетасы.