Вокзал, елга порты һәм аэропортка видеокүзәтү системалары куелырга тиеш

Вокзал, елга порты һәм аэропортка видеокүзәтү системалары куелырга тиеш

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). ТР Эчке эшләр министрлыгы «Россия тимер юллары» ААҖ Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе, «Татфлот» судно йөрешле компаниясе һәм «Казан» халыкара аэропорты җитәкчеләренә Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү чараларында катнашучылар һәм кунаклар киләчәк транспорт объектларында видеоконтрольне тәэмин итү максатыннан видеокүзәтү сиситемаларын куярга дигән хатлар җибәрде. Әлеге мәгълүмат бүген ТР Эчке эшләр министрлыгының республика башкаласының юбилеен бәйрәм итү чорында иҗтимагый тәртипне тәэмин итү чараларын әзерләүгә багышланган киңәшмәсендә яңгырады. Киңәшмәдә Идел-Вятка транспорты эчке эшләр идарәсе вәкилләре катнашты.

Транспорт объектларында иҗтимагый тәртипне саклау буенча Казан транспорты эчке эшләр идарәсе үткәргән әзерлек чаралары турында оператив штабның эшче төркеме җитәкчесе милиция полковнигы Наил Салихов чыгыш ясады. Эшче төркем ТР Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, бәйрәм чаралары катнашучылары һәм кунакларын йөртү маршруты нигезендә, тимер юл, елга һәм һава транспорты объектлары исемлеген, шулай ук маршрутлардагы тормыш өчен мөһим объектларны билгеләгән.

Бәйрәм көннәрендә Татарстан милициясенә ярдәмгә биш йөздән артык транспорт милициясе хезмәткәрләрен җибәрү күздә тотыла, аларның яртысыннан күбрәген Идел-Вятка транспорты эчке эшләр идарәсе вәкилләре тәшкил итәчәк.