Рөстәм Миңнеханов: әлегә Тәтеш районы үзенең икътисади потенциалын тулысынча гамәлләштерә алмаган

Рөстәм Миңнеханов: әлегә Тәтеш районы үзенең икътисади потенциалын тулысынча гамәлләштерә алмаган

(Тәтеш, 8 февраль, "Татар-информ", Ирина Ксенофонтова). Тәтеш районы үзәгендә ТР Министрлар Кабинетының әлеге районының комплекслы үсешенә багышланган күчмә киңәшмәсе тәмамланды. Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, шулай ук республиканың тармак министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашты. Тәтеш районының 1999-2004 еллардагы социаль-икътисади хәле һәм 2007 елга кадәрге чорда үсеш перспективалары турындагы доклад белән район хакимияте башлыгы Петр Чекмарев чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов бәяләвенчә, әлегә Тәтеш районы үзенең икътисади потенциалын тулысынча гамәлгә куя алмаган. Республикада продукция җитештерүнең гомуми күләмендә аның өлеше зур түгел. Премьер-министр фикеренчә, булган проблемаларны хәл итү өчен агросәнәгать секторына, төзелеш индустриясенә һәм район хуҗалыгының башка тармакларына җитди инвесторларны җәлеп итү кирәк. Торак-коммуналь хуҗалык реформалауга мохтаҗ, шулай ук социаль инфраструктураны оптимальләштерү һәм нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә ныграк игътибар таләп ителә. Киңәшмәдә әлеге проблемаларны хәл итүнең төгәл юллары билгеләнде һәм шәхси инвесторларның акчаларын җәлеп итү зарурлыгына басым ясалды.