Фән әһелләре белән әңгәмә

Фән әһелләре белән әңгәмә

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә «Казанның фәнни мәктәпләре: бүгенгесе һәм киләчәге» дигән темага «түгәрәк өстәл» узды. 8 февраль - Россия фәне көне. Шул уңайдан бу чарада Татарстандагы фәнни проблемалар һәм казанышлар турында сүз барды.

Әңгәмәдә, мәсәлән, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты фәннең дәүләт һәм җәмгыять тормышындагы әһәмияте, аның фундаменталь, практик һәм инновацион тармаклары хакында сөйләде. Фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе Ильдус Хәйбуллин фәндәге бүгенге иң актуаль мәсьәлә булып буыннар алмашуы тора, дип ассызыклады. Тарих фәннәре докторы Миркасыйм Усманов та фәннән яшь кадрлар китү проблемасына тукталды. Аның фикеренчә, моның сәбәбе - хакимият даирәләрендә фәнгә тиешенчә әһәмият булмауда. Галим шулай ук Татарстан галимнәренең тарих, археология һәм язма чыганакларны тикшерү өлкәләрендәге уңай казанышларын да искә алып үтте.

«Түгәрәк өстәл»дә шулай ук фундаменталь һәм практик фәннәргә бертигез караш булмаганлыгы, фәнне бюджеттан аз дәрәҗәдә финанслау һәм фән казанышларының җәмгыятьтә тиешенчә кулланылмавы кебек проблемалар да билгеләп үтелде. Галимнәр аеруча Казандагы традицион фәнни мәктәпләрнең бүгенгә кадәрле сакланып калуы, аларның республикадагы җитештерү өлкәсенә кертә торган зур өлеше турында горурланып сөйләде. Фән әһелләре «түгәрәк өстәл»дә катнашкан матбугат чаралары вәкилләрен фән белән хезмәттәшлек итәргә, аның җәмгыять өчен әһәмиятен халыкка пропагандаларга чакырды.