Татарстан синоптиклары республикада җылытачак дип фаразлый

Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, кар көтелми

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, кар көтелми.
Казанда көндез - 12-14, Татарстанда – 10-18 градус салкын. 9 гыйнварга каршы төндә һәм иртән республикада урыны белән 25-26 градус салкын булуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.