Раштуа бәйрәме вакытында Казанда ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 1133 чакыру буенча барган

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәте бригадалары 4 тапкыр юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән 8 кешегә ярдәм күрсәткән

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Раштуа бәйрәме вакытында Казанда ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 1133 чакыру буенча барган.
Шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсеннән хәбәр ителгәнчә, ашыгыч медицина ярдәме хезмәте бригадалары 4 тапкыр юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән 8 кешегә ярдәм күрсәткән. 4 кеше хастаханәгә яткырылган.
Медиклар бала табарга җыенган хатын-кызлар янына - 12 тапкыр, балалар янына -167 тапкыр, ОРЗ белән авыручыларга 133 тапкыр барган. Аннан битәр кичә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә агуланучылар янына 4 мәртәбә барырга туры килгән. Ике кеше - спиртлы эчемлекләр, калганнар дарулар кулланып агуланган.