Әлмәттә Перинаталь үзәк ачылачак

Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Әлмәт шәһәренең берничә медицина учреждениесендә булды.

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Әлмәт шәһәренең берничә медицина учреждениесендә булды. Эшлекле сәфәр вакытында министрны шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин озатып йөрде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әлмәтнең бала табу йорты һәм балалар хастаханәсе нигезендә республиканың көньяк-көнчыгыш районы өчен Перинаталь үзәкне төзү турында килешенде. Сәфәр кысаларында үзәкне булдыру мәсьәләләре каралды. Агымдагы елда ачылган Перинаталь үзәк нигезендә яңа туган сабыйлар өчен реанимация бүлеген булдыру да күздә тотыла. Министр шулай ук балалар хастаханәсенең алдагы үсеше хакында да фикерен әйтте.