news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Әүһәдиев: Ел дәвамында Татарстанда 50 мм явым-төшем җитми калды

Ноябрьне исәпкә алмасак, 10 ай дәвамында 100 мм явым-төшем җитмәгән, гәрчә норма 550 мм булса да.

Тимур Әүһәдиев: Ел дәвамында Татарстанда 50 мм явым-төшем җитми калды
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев әйтүенчә, ноябрьдәге явым-төшемнәрне исәпкә алып, ел дәвамында Татарстанда 50 мм явым-төшем җитми калган.

Ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә 2021 ел җәе коры килгәнен искәртте. «Майдан августка кадәр аномаль җылы айлар торды, һава торышы эссе булды, явым-төшем дә җитмәде. Майда һава температурасы июньнең уртача нормасын да арттырды. Без быел дүрт җәйге ай кичердек. Быел Казанда җәй 21 көнгә озынрак булды», — диде.

Тимур Әүһәдиев явым-төшем дә җитмәгәнен әйтте. «Май–июнь явым-төшемгә саран булды, июльдә яңгырлар яуды, ләкин җәй башындагы ихтыяҗны каплый алмады. Ноябрьне исәпкә алмасак, 10 ай дәвамында 100 мм явым-төшем җитмәде, гәрчә норма 550 мм булса да. Ноябрьдә явым-төшемнәрне кертеп, ел дәвамында 50 мм дан артык явым-төшем җитми дип исәпләнә», — диде.

«Быелгы февраль дә экстремаль салкыннары белән тарихка кереп калачак. Декабрь дә салкын булды, нәтиҗәдә быелгы кыш иң салкын дистәләгән кышлар исемлегенә керде», — диде КФУ галиме.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100