news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда газлаштыру дәрәҗәсе 99,6 процентка җиткән

2023 елга кадәр республикада яңадан унсигез меңнән артык йортны газ челтәренә тоташтырырга җыеналар.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Газпром трансгаз Казань» җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Усманов Татарстанда газлаштыру дәрәҗәсе бүгенге көнгә 99,6 процентка җиткәнен әйтте. Бу — Россия төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында 2021-2023 елларда илдә масштаблы газлаштыру программасын тормышка ашырырга боерды. Программа нигезендә һәр йортка кадәр бушлай газ торбасы килергә тиеш. Халыкка газны капка төбеннән өйгә үткәрү өчен генә түлисе булачак.

«Газпром трансгаз Казань» оешмасында газны өйгә кадәр үткәрүне тоташтыру эшләрен һәм Россиядә ясалган мич бәясен кертеп, якынча 80 мең сумга исәпләгәннәр. Әлбәттә, бу «эконом» вариант. Газ кертүнең төгәл хакы өй буйлап үтәсе торба озынлыгына һәм мичнең куәтенә бәйле, дип аңлатты Рөстәм Усманов. Һәрхәлдә, газны авыл башыннан капка төбенә китерү өчен йорт хуҗасына акча түлисе булмаячак.

«Өч ел эчендә унсигез меңнән артык йортны газ челтәренә тоташтырырга җыенабыз. 1,2 мең километрдан артык газ торбасы сузылачак. Яңа программа нигезендә Татарстанда газлаштыру дәрәҗәсе 99,8 процентка җитәчәк. Бу бик югары күрсәткеч, — диде Рөстәм Усманов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Оешма директоры сүзләренчә, Татарстанда газлаштыру программасын тормышка ашыру өчен 4 млрд сум акча тотылачак. Бу сумманың 2,3 млрд сумын газлаштыру операторы — «Газпром газификация» оешмасы, ә 1,7 млрд сумын республика каплаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100