Казахстанда үзбәк шагыйре Алишер Навоига һәйкәл куелачак

Әлеге һәйкәл рухи бердәмлек һәм ике халыкның күпгасырлык дуслык символы булачак.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Нурсолтанда бөек үзбәк шагыйре Алишер Навоига һәйкәл куелачак. Бу хакта Казахстан Президенты Касым Жомарт Токаев Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев белән очрашу вакытында хәбәр итте, дип яза «Анадолу» сайты.

Касым Жомарт Токаев сүзләренчә, әлеге һәйкәл ике халыкның рухи бердәмлеге һәм күпгасырлык дуслык символы булачак, диелә хәбәрдә.