Чаллыда «Татар кызы — 2021» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды

Быелгы бәйге Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге еллыгына багышланган иде.

(Чаллы, 7 декабрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Чаллы шәһәре мәктәпләреннән 9 кыз «Татар кызы — 2021» бәйгесендә катнашты. Быелгы бәйге Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге еллыгына багышланган иде.

Бәйгенең туган телебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелә.

«Татар кызы — 2021» исеменә 2нче гимназия укучысы Регина Кәлимуллина лаек булды.