news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районы башлыгы инвалидлар ясаган эшләнмәләр ярминкәсендә чыршы сатып алды

Чара 1 декабрьдә старт алган Инвалидлар Декадасы кысаларында узды.

Чүпрәле районы башлыгы инвалидлар ясаган эшләнмәләр ярминкәсендә чыршы сатып алды
http://chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 7 декабрь, «Татар-информ», «Туган як»). Чүпрәле районы мәдәният йорты фойесында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр куллары белән ясалган эшләнмәләрдән күргәзмә-сату оештырылды. Ярминкәдә мәгариф учреждениеләре, «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәге, «Җылы йорт» приюты һәм башкалар катнашты.

Чара 1 декабрьдә старт алган Инвалидлар декадасы кысаларында узды. Иң беренчеләрдән булып күргәзмәдән эшләнмәләрне, иртәнге якта традицион киңәшмәгә җыелган предприятие һәм оешма җитәкчеләре сатып алды. Аннары чарага районның барлык предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук авыл халкы да тартылды.

Барлык декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре дә төрле техникаларда башкарылган. Биредә тозлы камырдан, кофе бөртекләреннән, пластилиннан, шулай ук бисер, текстиль, кәгазьдән сувенирлар һәм бизәнү әйберләре, бәйләнгән әйберләр күрергә мөмкин иде. Аеруча эшләнмәләр арасында Яңа ел тематикасы — Чыршы, чыршы уенчыклары урын алган иде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иҗади эшләр үз фантазиясе һәм оригинальлеге белән шулкадәр шаккатырды, аннан берни дә алмыйча һич кенә дә ктми мөмкин түгел иде. Сатудан кергән барлык акчалар да исә эш авторларына тапшырылачак.

Район башлыгы Марат Гафаров та күргәзмә барышы белән танышты һәм яңа ел бүләге итеп, Чыршы сатып алды. «Җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җәлеп итүгә юнәлдерелгән күргәзмә-сату уздыру районда күркәм традициягә әверелде. Декада вакытында үткәрелә торган чараларның төп бурычы — безнең арада кайгыртучанлык, һәм ярдәм кирәк булган аерым кешеләр булуына игътибар итү», — диде Марат Гафаров.

«Күргәзмә-ярминкәдә 500ләп әйбер сатылды, аларның гомуми суммасы 59 мең сумнан артык. Мондый күргәзмә — ярминкәләр районда быел тугызынчы тапкыр үткәрелә», — диде «Кайгырту» үзәге җитәкчесе Илгизәр Вафин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100