news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда «автобабай» бәйгесе үтте

Катнашучылар башта ДОСААФның район оешмасында билетлар буенча юл йөрү кагыйдәләре сорауларына җаваплар бирделәр.

Сарманда «автобабай» бәйгесе үтте
sarman-rt.ru

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», «Сарман», Энҗимә Габдрәхимова). Сарман районында инвалидлар ункөнлеге кысаларында, район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте, ДОСААФның район оешмасы һәм ЮХИДИнең район бүлекчәсе белән берлектә, традицион «Автобабай» бәйгесен үткәрде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Исеме шулай аталса да, бәйгедә катнашучыларның әле барысы да бабайлар түгел һәм аларга бу сүзне әйтүе килешеп тә бетми кебек. Чөнки алар барысы да күңел көрлеге, яшәүгә көч һәм дәрт белән әле бик күп бик күп яшьләрне һәм дүрт саны төгәлләрне шаккатырырлык итеп яшиләр.

Бәйге, гадәттәгечә, теоретик һәм практик өлешләрдән трды. Анда катнашучылар башта ДОСААФның район оешмасында билетлар буенча юл йөрү кагыйдәләре сорауларына җаваплар бирделәр. Аннан оешманың автополигонында машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр. Быел, башка еллардан аермалы буларак, яңа төр күнегү — 90 градуска борылу кертелгән иде.

Ике этапның гомуми нәтиҗәләре буенча беренче урынны Ләшәү Тамак авылыннан Илнур Ханнанов яулады. Икенче урында — Сарманнан Рәмис Тимофеев, өченчедә — Чукмарлыдан Мисбах Ризатдинов. Аларга, барлык катнашучыларга «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе, район хакимияте тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100