news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт политехник техникумы 47 миллион сумлык грант отты

Әлмәт политехник техникумы федераль бюджеттан грантлар бирү бәйгесендә җиңде.

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 2020 елда мәгариф учреждениесе матди-техник базаны камилләштерүгә 47 млн сум акча алачак. Татарстан буенча тагын биш учреждение грантка ия булды. Бу хакта җирле басма яза.

Грантка ия булган уку йортлары арасында Казан радиомеханика көллияте (47,6 млн сум), Алабуга политехник көллияте (43 млн сум), Лениногорск нефть техникумы (37 млн сум), Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте (28,9 млн сум) һәм Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте (12,1 млн сум) бар.

Бәйгедә катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 786 гариза килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100