news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара укучылары кул эшләнмәләре буенча бизнес проектларын тәкъдим итте

Кукмарада мәктәп компанияләренең район фестивале узды.

Кукмара укучылары кул эшләнмәләре буенча бизнес проектларын тәкъдим итте
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 7 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмарада мәктәп компанияләренең район фестивале узды. Аның кысаларында «Галактика» балалар иҗаты үзәгендә укучыларның үз куллары белән ясаган эшләнмәләр һәм сувенирлардан «Минем беренче бизнесым» дигән күргәзмә-ярминкәсе оештырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Югары Арбаш урта мәктәбе укучылары Рәзил Шаһивәлиев һәм Илһам Исламовлар мәктәпнең «ЭКО дулкын» бизнес-компаниясен тәкъдим иттеләр.

«Безнең компания бер ел эшли, аның составына 6 укучы керә. Бизнес-проектның асылы — каты көнкүреш калдыкларыннан эшләнмәләр ясау. Файдаланылмаган торбалардан без яктырткычлар, ачкычлардан сувенирлар ясыйбыз, тукымалардан телефоннарга тышлыклар тегәбез», — дип сөйләде егетләр.

Ә «Шарм» креатив идеяләр мәктәп компаниясен тәкъдим итүче 4нче урта мәктәп укучылары милли бизәкле тасмалар, яктылык кайтаргыч брелоклар, Георгий тасмаларыннан значоклар, шулай ук шәхси заказ буенча сувенир сумкалар чыгара.

Укытучылары Альбина Якупова сүзләренә караганда, мондый продукция ясау идеясе балаларны кызыксындыру максатыннан туган.

Күргәзмә ахырында 8-11 сыйныф укучылары өчен берничә көн дәвамында барган «Фабрика-Балалар» эшмәкәрлек программасы эшенә йомгак ясалды һәм иң яхшы «Үз эшең» дигән мәктәп проектларын яклау үткәрелде. Укуларны «Эшмәкәрлек фабрикасы» фонды белгечләре үткәрде. Әлеге программа буенча 250 укучы һәм аларның җитәкчеләре белем алды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100