news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Кемерово һәм Түбән Новгородка яңа авиарейслар ачыла

Рейслар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәренә билгеләнгән.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елның 7 гыйнварында Кемерово һәм Түбән Новгород шәһәрләренә яңа авиарейслар ачыла. Пассажирларга атнага ике рейс тәкъдим ителә. Бу турыда Татарстан авиакомпаниясе матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Казан — Кемерово — Казан — Түбән Новгород рейсы сишәмбе көнне башкарылачак. Самолет Татарстан башкаласыннан 1.40 сәгатьтә оча һәм 9.00 сәгатьтә Кемерово аэропортына төшә. Аннары Кемероводан 10.00 сәгатьтә кузгала һәм 9.25 сәгатьтә Казан аэропортына төшә. Казаннан 10.30 сәгатьтә һавага күтәрелә, 11.20 сәгатьтә Түбән Новгород аэропортына төшеп утыра.

Пәнҗешәмбе көнне авиалайнерлар Түбән Новгород — Казан — Кемерово — Казан маршруты буенча очачак. Самолет 21.40 сәгатьтә Түбән Новгородтан һавага күтәрелә һәм 22.30 сәгатьтә Казан аэропортына төшеп утыра. Татарстан башкаласыннан икенче очыш 23.30 сәгатькә билгеләнгән, самолет 6.50 сәгатьтә Кемеровода булачак. Кемероводан рейс — 7.50 сәгатьтә, ә Казан аэропортына төшү вакыты — 7.20 сәгать.

«Һәр шәһәр өчен үз вакыты күрсәтелгән», диелгән хәбәрдә.

Пассажирлар Канадада эшләнгән илле кеше сыешлы Бомбардье CRJ-200 авиалайнерларында очачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100