news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы эзтабарлары Билгесез солдат көне тарихы турында сөйләделәр

15 нче балалар иҗат йортында Билгесез солдат көненә багышланган чара үткәрелде.

Чаллы эзтабарлары Билгесез солдат көне тарихы турында сөйләделәр
shahrichalli.ru

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Чаллының «Флагман» эзтабарлар отряды Билгесез солдат көне тарихына багышланган чара оештырды. Чаллы эзтабарлары укучыларга Билгесез солдат көне тарихы һәм үз эшләре турында сөйләделәр, тарихи квест та оештырдылар. Бу хакта җирле басма яза.

«Флагман» эзтабарлар отряды Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның гәүдәләрен эзләүдә катнаша. Шулай ук алар «Солдат язмышы» иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә эш алып баралар, анда шәһәрнең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары язмышы белән кызыксынган һәр кешесе мөрәҗәгать итә ала. Бу — Россия Федерациясе Оборона министрлыгы ярдәмендә Бөтенроссия халык фронтының Россия Эзтабарлар хәрәкәте белән берлектә гамәлгә ашыра торган бөтенроссия проекты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100