news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда хәйрия марафоны узды

Марафонда барлыгы 1 млн 238 мең сум акча җыелган. Әле бу чик түгел, хәйриячелек дәвам итә.

 (Азнакай, 12 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайда хәйрия марафоны узды, дип яза җирле басма. 

Азнакай шәһәре Мәдәният йортында узган хәйрия марафонында хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр, шәхси затлар үзләреннән зур өлеш керттеләр.

Бу чараның әһәмияте матди ярдәм күрсәтүдә генә түгел, ә рухи терәк булуда да икәнен ассызыклап, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин акциядә катнашучыларга тирән рәхмәтен җиткерде һәм мондый яхшы гамәлләр алга таба да дәвам итәр дигән ышанычын белдерде. Хакимият хезмәткәрләре үзләреннән 220 мең сумлык өлеш керттеләр.


“Азнакайнефть” идарәсе коллективы да 200 мең сумнан артык акча салды. Алар шундый ук марафонда Актаныш районында 25 мең сумлык, Актүбә бистәсендә 60 мең сумлык ярдәм күрсәткәннәр.

– Мөмкинлеге чикле кешеләрнең авырлыкларга каршы нинди батырлык, оптимизм белән көрәшкәннәрен, әти-әниләрнең балаларын ничек тырышып тәрбияләүләрен, сабыйларның шатланганын күргәч, үзеңдә яшәү дәрте, рухи көч арта, – диде “Азнакайнефть” идарәсе начальнигы Марат Җәләтов.

Без нефть төбәгендә яшәвебез белән бик тә бәхетле. “Татнефть” җәмгыятенең социаль юнәлештә башкарган саваплы эшләрен санап бетергесез. Быел гына да районыбызга халык өчен мөһим булган объектлар төзүгә һәм ремонтлауга 300 млн сумга якын акча бирелгән.

Шәфкатьлелек акциясендә елның елында мәгариф учреждениеләре актив катнашалар. Бу юлы да алар 700 мең сумга якын җыеп тапшырганнар. Укучылар исә хәйрия ярминкәләре оештырып, 78 мең сумлык ярдәм сузганнар.

Әлбәттә, предприятиеләрдә, оешмаларда физик мөмкинлеге чикле кешеләрне кайгырту бер көн белән генә чикләнми.

– Һәр елны 1-2 нче группа инвалидларга 700 шәр сум матди ярдәм күрсәтелә, санаторийларга юлламалар бирелә, аларның гозер-үтенечләрен тыңлыйбыз, – ди бораулау эшләре предприятиесе профсоюз оешмасы рәисе Резеда Харисова. Актүбә инвалидлар җәмгыятенә дә кулдан килгәнчә булышуларын әйтте.

Марафонда өлкән яшьтәге абый-апаларның үз пенсияләреннән өлеш чыгарулары сокландырды.

– Шушы авыр балаларны тәрбияләүчеләргә Алла сәламәтлек, сабырлык, көч бирсен. Илләр тыныч булса, бар да яхшы булыр. Тамчыдан күл җыела, – диде Диләрә апа Җамалиева мондый чараның бик тә кирәкле гамәл икәнен белдереп.

Азат хәзрәт, отец Александр да халыкны һәрчак игелек кылырга, юмартлыкка өндәделәр. Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең чиксез мөмкинлекләрен күргәч-ишеткәч, дин әһелләренең: “Кешенең шәхесе рухында”, – дигән сүзләре хаклыгына тагын бер кат инанасың.

Әлмәттән “Ел хатын-кызы” республика бәйгесе җиңүчесе, шагыйрә, журналист, тәрҗемәче Лилия Заһретдинова чыгышы күпләрнең иңнәренә канат куйгандыр.

– Инвалид коляскасында да тулы тормыш белән, җәмгыятькә ярдәм итеп яшәп була, – диде ул һәм үзе моңа ачык мисал.

Районда күпме шундый сәләтле кешеләр бар! Аларның яулаган үрләре хакында газетабыз битләрендә даими яктыртып торабыз һәм язмыш сынауларына бирешмәгән, һәркемгә үрнәк булырлык шәхесләребез белән чиксез горурланабыз.

Районда 3900 мөмкинлеге чикләнгән кеше яши, шуның 272е – балалар. Инвалидлар айлыгында гына түгел, ел дәвамында алар игътибар үзәгендә. Марсель Шәйдуллин быел гына да районда 37 млн сумлык хәйрия чаралары башкарылганлыгын билгеләп узды.

Инвалидларны эш белән тәэмин итү дә көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиева белдерүенчә, агымдагы елның 1 декабренә районда 130 инвалид эш белән тәэмин ителгән.

Марафонда барлыгы 1 млн 238 мең сум акча җыелган. Әле бу чик түгел, хәйриячелек дәвам итә.

Бу көнне Марсель Шәйдуллин, аның урынбасарлары, депутатлар инвалид балаларның өйләренә барып, елдагыча, аларга бүләкләр дә өләштеләр, диелгән район хәбәрендә.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100