Түбән Кама табибилары бушлай маммография үткәрәчәк

Түбән Камада яшәүче барлык хатын-кыз тикшеренү үтә алачак.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүче 39 яшьтән зуррак барлык хатын-кыз бушлай маммография үтә алачак. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Тикшеренүне ай дәвамында Түбән Кама хастаханәсендә 7-19.00 сәгатьләрдә үтәргә була. Табиблар сүзләренчә, тикшеренү өчен алдан юллама алырга кирәк түгел.