Киләсе елдан социаль ярдәм чаралары буенча мөрәҗәгать иткән хезмәт ветераннарына ташламалар айлык керемгә карап биреләчәк

Татарстанда социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләсендә адреслылык һәм мохтаҗлык принциплары көчәйтелә

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елдан адреслылык һәм мохтаҗлыктан чыгып социаль ярдәм чараларын күрсәтү системасына янә үзгәрешләр кертелә. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сөйләде.

Спикер агымдагы елның 19 нчы ноябрендә ТР Дәүләт Советы тарафыннан “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында”гы Законга үзгәрешләр кертелүен искәртеп узды. Алар, мохтаҗлыгына карап, хезмәт ветераннарына ташламалар бирүне күздә тота. Шул рәвешле, 2016 нчы елның 1 нче гыйнварыннан ташламаларга хокукка ия була башлаучы хезмәт ветераннары, уртача айлык кереме 20 мең сумнан артмаган очракта гына, шул ташламалардан файдалана алачак. Әлеге үзгәрешләр моңа кадәр социаль ярдәм чараларыннан файдаланган хезмәт ветераннарына кагылмый. Наталья Бутаева әйтүенчә, ел дәвамында республикада 9,5 меңгә якын хезмәт ветераны өстәлеп килә. 1,5 мең кешенең кереме 20 мең сумнан арта. Ягъни, шушы үзгәрешләр аларга кагыла дигән сүз.

Шулай ук, Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, Закондагы үзгәрешләр буенча, 2016 нчы елның 1 нче гыйнварыннан Татарстанның дәүләт бүләкләренә ия буган затлар һәм хезмәт ветераннары телефон элемтәсе челтәрендә абонент линиясеннән даими файдалану өчен субсидия белән тәэмин ителәчәк. Элек субсидия телефон өчен абонент түләвенә бирелә иде. Ягъни, икенче төрле әйткәндә, киләсе елдан “Абонент түләвенә субсидия” дигән төшенчә “телефон элемтәсе челтәрендә абонент линиясеннән даими файдалану өчен субсидия” дигән төшенчәгә алмашына. Бу республика законы федераль закон таләпләренә тәңгәл килсен өчен үзгәртелгән.

Министр урынбасары икенче норматив акт турында бәян итеп, пенсионерларга җәмәгать транспортында йөрү өчен айлык акчалата түләүне күздә тоткан ТР Министрлар Кабинеты (2004 нче елның 17 декабреннән) карарына үзгәрешләр кертелүе турында белдерде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, 2016 нчы елда бу түләүләрнең суммасы пенсионерның айлык кереме күләменә бәйле булачак. Айлык керем 20 мең сумнан ким булган очракта, ул 427 сум, ә 20 мең сумнан артык булганда, 280 сум тәшкил итәчәк.

Наталья Бутаева әлеге норматив актларның социаль ярдәм чараларын күрсәтүдә адреслылык принципларын көчәйтүгә нигезләнүен шәрехләде.

Министр урынбасары бүгенге көндә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 1,5 млн нан артык татарстанлыга социаль ярдәм күрсәтүен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, һәр өченче татарстанлы республика яки федераль бюджеттан социаль ярдәм сыйфатында акча ала. 1,3 млн татарстанлы мохтаҗлылык, керем күләменә карамастан, төрле акчалата түләүләр алып яши.

Бердәм айлык социаль йөрү билеты бәясе киләсе ел башыннан 427 сумнан, балаларныкы 258 сумнан гыйбарәт. Наталья Бутаева әйтүенчә, бу бәяләр социаль ярдәм чараларына хокукы булмаган гражданнарга каралган билет бәяләреннән күпкә түбән. Бердәм айлык социаль йөрү билетына хокук, кереме күләменә карамастан, барлык пенсионерларда сакланачак.

Министр урынбасары белешмәсенә караганда, айлык түләүләр алган 512 мең пенсионер татарстанлының 138 меңенең, ягъни 27 процентының кереме аена 20 мең сумнан артык тәшкил итә. Эшли торган пенсионерның уртача айлык кереме - 29 мең сум.

Закондагы үзгәрешләр турындагы мәгълүмат ноябрь өчен счет-фактураның арткы битендә урнаштырылачак. “Әгәр мондый мәгълүмат булмаса, борчылырга кирәкми, бу үзгәрешләрнең аңа кагылмавын аңлатачак. Счет-фактураларда күрсәтелгән телефон буенча аңлашылып бетмәгән мәсьәләләргә ачыклык кертергә мөмкин булачак”, - дип белдерде Наталья Бутаева.