“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы – “Коррупция – журналист карашы” республика конкурсы җиңүчеләре исемлегендә

Бәйгегә 41 заявка кабул ителгән, 200 дән артык журналист хезмәтенә бәя бирелгән

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Татмедиа” агентлыгының Декабристлар урамы, 2 адресы буенча ураншкан яңа брифинг-залында “Коррупция – журналист карашы” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов конкурста катнашкан журналистларга рәхмәтен җиткерде. Ул шушы катлаулы теманы яктыртуга үз өлешен керткән интернет чараларының, район һәм шәһәр телевидениеләренең, басма массакүләм мәгълүмат чараларының активлыгын билгеләп үтте. Ирек Миңнәхмәтов хәбәр иткәнчә, бәйгегә 41 заявка кабул ителгән, 200 дән артык журналист хезмәтенә бәя бирелгән. “Барлык журналистлар ниндидер киң яңгыраш алучы вакыйгаларны, матбугат конференцияләрен көтә, әмма мин шуны әйтер идем: беркем дә сезгә үз тикшеренүләрегезне уздырырга комачауламый. Ниндидер коррупция күренешенә тап буласыз икән, шундук тикшеренүгә тотына аласыз. Бу сезнең абруегызны күтәрәчәк, шулай ук тормышызга да бер кызыклылык өстәячәк”, - дип белдерде Ирек Миңнәхмәтов.
ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Ринат Гайнетдинов мондый бәйге оештырылган өчен “Татмедиа” агентлыгына рәхмәтен җиткерде. Ул журналист тикшерүе форматындагы язмаларның чыннан да кызыклырак булуын куәтләп үтте.
“Интернеттагы иң яхшы публикацияләр” номинациясендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының үзхәбәрчесе Евгений Сироткин бүләкләнде. Бу номинациядә шулай ук “Интертат” электрон газетасы хәбәрчесе Миләүшә Закировага диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды. “Татар-информ” ның рус редакциясе шулай ук “Интернет-басмалар арасында иң яхшы иҗат коллективы” номинациясендә дә диплом һәм акчалата премиягә лаек булды. “Шәһәр һәм республика ММЧ лары арасында иң яхшы телесюжет”, “Шәһәр һәм республика ММЧ ларында иң яхшы публикация”, “Иң яхшы радиосюжет” номинацияләрендә “Казан”, “ГТРК Татарстан”, “Яңа гасыр” телерадиокомпанияләре, “Ватаным Татарстан” газетасы һәм башкалар билгеләп үтелде.