Тәтешнең Олы Тормы авылында 300 урынлы мәдәният йорты ачылды

Бу – районда “Авыл клублары” республика программасы буенча төзелгән беренче мәдәният учагы

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Тәтеш муниципаль районының Олы Тормы халкы бүләккә 300 урынлы мәдәният йорты алды. Аны ачу район дәрәҗәсендәге бәйрәм булганлыктан, тантананы оештыруга мәдәният хезмәткәрләре, Тәтеш, Келәш, Зур Әтрәч, Байраш, Бидәңге һәм районның башка авылларының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары да килгәннәр иде.

Бу - районда “Авыл клублары” республика программасы буенча төзелгән беренче мәдәният учагы. Яңа мәдәният йортының аннан алдагысы биш ел элек Олы Тарханда ачылды.

Тантанага авылда яшәүче бик күпләр җыелган иде, чөнки бу вакыйганы алар озак көттеләр.

- Сабыйлар туганга, яңа сәнәгать һәм мәдәният объектлары ачылуга сөенәм, – диде тантанада район башлыгы Валерий Чершинцев. – Клубсыз һәм мәктәпсез авылның киләчәге юк.

Валерий Сергеевич “Надежда” ҖЧҖ подряд оешмасы төзүчеләрен әлеге мөһим объектны тапшырулары белән котлады һәм бүген авыл халкы районнан өч бүләк – мәдәният йорты, музыкаль үзәк һәм концерт алалар, дип билгеләп үтте.

“Надежда” ҖЧҖ җитәкчесе Николай Сергеев тормылыларга яңа клубның шатлык кына китерүен теләде, төзелештә булышлык күрсәткән һәркемгә, җирлек башлыгын һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесен дә кертеп, рәхмәт белдерде. Символик ачкыч тапшырылды, ал тасма киселде, шулай итеп өй туе мәдәният йортының үзендә дәвам итте.

Бу хакта “Тәтеш таңнары” газетасы хәбәр итә.