Төрек галиме - Удмуртиядә

Аның белән бергә филология фәннәре кандидаты Фәридә Инсаф кызы Таһирова да килгән иде

(Ижау, 7 декабрь, “Татар-информ”). Төркиянең Истанбул университетында төрек теле һәм әдәбияты укытучысы, галим Хәлил Ачигузле Ижауда кунакта булды, дип хәбәр итә Ижау өлкәсенең “Яңарыш” газетасы.

Аның белән бергә тәрҗемәче, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәридә Инсаф кызы Таһирова да килгән иде. Хәлил Ачигузле күп телләр белә, соңгы вакытта фин-угор телләре белән кызыксына, мари телен өйрәнә башлаган. Галимнәрнең фин-угор һәм төрки телләре арасындагы уртаклыклар, багланышлар турындагы хезмәтләре белән танышкач, үзенең дә килеп күрәсе, алар белән элемтәләр урнаштыру теләге туган. Аны чакыручы һәм кабул итүче фин-угор фәнни-гыйльми үзәге булды. Очрашу әлеге үзәк урнашкан Удмурт дәүләт университетында башланды. Анда удмурт галимнәре белән түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү, фикер алышу булды. Гыйльми хезмәтләре таныш булган галимнәрне Хәлил әфәнде игътибар белән тыңлады, аларның сорауларына җавап бирде. Бу очрашудан барсы да канәгать калдылар. Аннан соң кунаклар Риф Насыйбуллин җитәкчелегендә эшләүче лингвистик лабораториядә булдылар, фән буенча проректор Игорь Меньшиков белән сөйләштеләр. Әңгәмә вакытында үзара элемтәләрне ныгыту, Истанбул һәм Удмурт дәүләт университеты студентларын алмашып укыту, һәр ике як телләрен өйрәнү турында сүз барды. Игорь Меньшиков ябылган татар бүлеген яңадан ачу, укытуны татар-төрек телләрен тирәнтен өйрәнү юнәлешендә дәвам итү кирәклеге турындагы фикерләрне яңгыратты. Хәлил Ачигузле Удмуртиягә тагын килергә, эшне ахырына кадәр җиткерү өчен көчен дә, вакытын да кызганмаска сүз бирде. “Казанда Төркия вәкиллеге ачылачак, аның да ярдәменә таянырга булыр”, - диде ул.

Көннең икенче яртысында Удмуртия республикасының социаль-педагогия көллиятендә укытучылар һәм студентлар белән очрашу булды. Егетләр-кызлар кунакларны ишек төбендә үк милли киемнәрдән, кулларына чәкчәк тотып, татар, рус, удмурт телендә сәламләп каршы алдылар. Очрашуда сорауларга җаваплар бирү, өч телдә башкарылган җыр-биюләр белән үрелеп барды. Кунаклар “Татар халкы тарихын, телен, мәдәниятен өйрәнү клубы” әзерләгән презентация, студентлар эшен туплаган сынлы сәнгать музеен зур соклану белән карадылар.