Спас районында исәптә торучы 127 эшсезнең 23е – пенсия алды яшендә

Ел башында салым органнарында 278 юридик зат, моннан ике тапкыр артыграк шәхси эшмәкәр теркәлгән

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Хезмәт базарындагы хәлләрне көйләү, эшсезлекне киметү, шулай ук “Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге” РФ Законын гамәлгә ашыру максатында, район башлыгы эш бирүченең вакантлы вазифалар һәм буш эш урыннары буенча мәгълүмат бирү тәртибе турында карар кабул итте. Бу турыда тулы һәм дөреслеккә туры килгән мәгълүматны эш бирүчеләр Мәшгульлек үзәгенә һәр айның 27нче числосыннан да соңга калмыйча, яки вакансияле урын барлыкка килгәннән соң өч көн эчендә, 1-Т Н типлы форма буенча тапшырырга тиеш. Хәзерге вакытта гамәлгә кертелә торган “Электрон эш бирүче” проекты Мәшгульлек үзәге һәм эш бирүчеләр арасында сакланган элемтә каналлары буенча элемтә тотарга мөмкинлек бирәчәк.

Спас муниципаль районының мәшгульлек үзәге хәбәр итүенә караганда, агымдагы ел башында салым органнарында 278 юридик зат һәм моннан ике тапкыр артыграк шәхси эшмәкәрләр теркәлгән. Аларның күпчелеге кешеләрне яллап эшләтә, шуңа күрә үзәк белән элемтәдә торырга тиеш. Тик агымдагы елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча, мәгълүматны 47 эш бирүче генә тапшырган. Бу вакыт эчендә мәшгульлек үзәгенә эш эзләп 627 гражданин мөрәҗәгать иткән, 456 кеше эшсез дип табылган, 533 кеше исәптән алынып, аларның 271е эшкә урнаштырылган.

Бүгенге көндә исәптә торучы 127 эшсезнең 23е – пенсия алды яшендә. Агымдагы елда һөнәри укытуга 55 эшсез кеше җибәрелгән, 25 кеше үз эшләрен оештырган. Җәмәгать эшләрендә 118 кеше катнашкан, 11 кеше – вакытлыча, яңа барлыкка килгән эш урыннарына – 1 инвалид һәм күп балалы 1 кеше эшкә урнаштырылган, дип хәбәр итә “Яңа тормыш” газетасы.