Президент сайлауларында катнашу карары минем теләгемнән торачак, дип белдерде Д.Медведев

Ул икенче срокка сайлауларда катнашмау карарын дөрес дип саный һәм Владимир Путинга сайланырга тәкъдим итәчәк

  (Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген Россия Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев бүген турыдан-туры эфирда, “Первый канал”, ВГТРК, “России-1”, “НТВ” һәм “Дождь” телеканалы журналистлары сорауларына җавап биргәндә, киләчәктә Президент сайлауларында катнашу карары аның теләге һәм сайлаучылар фикерләре белән бәйле.
“Мин әле карт сәясәтче түгел. Минем вакыт ресурсым бар әле, ни өчен мин үзем өчен ниндидер мөмкинлекләрне ябарга тиеш. Ул минем төгәл вакытта шәхси теләкләрем белән бәйле. Бернинди дә елны атамавыма игътибарыгызны юнәлтәм.”, - диде ул.
Ул икенче срокка сайлауларда катнашмау карарын дөрес дип саный һәм Владимир Путинга сайланырга тәкъдим итәчәк.
“Бу карарны дөрес дип саныйм. Билгеле сәяси вәзгыятьтә аның Президент булып сайлану өчен мөмкинлекләре яхшы иде һәм ул аңа иреште дә”, - дип тәмамлады ул.