Нурлатта көнкүрештәге сәбәпләр буенча хокук бозулар арткан

Авыр һәм аерата авыр җинаятьләр саны 100 процентка үскән

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Нурлат районында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышына куелган алты мәсьәлә дә хокук бозуларны профилактикалау эшен комплекслы оештыру чаралары буларак каралды.

Комиссия утырышын аның рәисе, муниципаль район башлыгы Наил Шарапов алып барды. Сөйләшү көнкүрештәге сәбәпләр буенча хокук бозуларның торышын ачыклаудан башланды, бу хакта РФ ЭЭМның Нурлат районы бүлеге начальнигы урынбасары Илдус Тәмаев бәян итте.

Быелның 10 аенда әлеге төр хокук бозулар районда 32 процентка арткан икән. Авыр һәм аерата авыр җинаятьләр саны 100 процентка үскән. Оратор җинаятьләрнең характерына һәм аларга китергән сәбәпләргә анализ ясау белән бергә профилактик эшне дә яктыртты. Ул административ хокук бозуларны кисәтү, административ маддәләрне эшкә җигүдән башлады. Агымдагы елда әлеге төр җаваплылыкка 451 кеше тартылган.

Район башлыгы ЭЭМ системасында үткән реформа нигезендә хезмәткәрләрнең саны кыскартылу эшкә комачаулык ясый дип, бу эшкә җәмәгать көчләре, гражданнар үзләре дә тартылсын иде, дигән теләк белдерде һәм ул утырыш карарына да кертелде. Гомуми картинада милек җинаятьләре артуы да күзәтелә, бу хакта Россия ЭЭМ ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Илсур Шәйдуллин сөйләде. Фатирлар басу дәвам итә, быелның ун аенда ул узган елгыдан 42 процентка артыграк, ә ачу дәрәҗәсе исә, киресенчә, 16,5 процентка кимрәк. Бүген ЭЭМ бүлегендә урлаулар буенча элек утырып чыккан 46, шул исәптән фатир басу буенча хөкем ителгән 8 кеше исәптә тора, икесенә административ күзәтчелек булдырылган. Елына ике тапкыр Татарстанда, шул исәптән Нурлатта да “Имин йорт, подъезд, фатир” оператив-профилактик операциясе үткәрелә. Әмма фатирларны ышанычлы саклау ысулы дип оратор, билгеле инде, ОВОның сак сигнализациясе белән жиһазлауны тәкъдим итте. Соңгы биш елда сигнализация куелган фатирларны басу очраклары күзәтелмәгән икән.

Утырышта нәтиҗәле профилактик эш чарасы буларак ведомствоара комиссия каршында ирегеннән мәхрүм итү урыннарыннан кайтучыларны ресоциализацияләү буенча эшче төркем, предприятиеләрдә хокук бозуларны профилактикалау советлары һәм аларның эшчәнлеген оештыру аталды. Бездә беренчеләре 50ләп исәпләнә, һәм аларның 7се генә ел дәвамында мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткәннәр булып чыкты. Район башлыгы аларны кичекмәстән эшкә урнаштыру хәстәрен күрергә кирәк, дип ассызыклады һәм контрольне район башлыгы урынбасары Ф. Ногманова җитәкчелегендә яңа сайланган эшче төркемгә йөкләде. Әлегәчә профилактик совет оештыруга керешмәгән предприятиеләр – ә бу хакта район башлыгы карары 2011 елның 30 июнендә үк кабул ителгән иде – тәнкыйть утына тотылды. Бу темага чыгыш ясаучы комиссия рәисе В.Гомәрова мондый советларны шәһәр мәктәпләрендә һәм аерым авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә оештыру тәкъдиме белән чыкты.

Бу хакта “Дуслык” газетасы хәбәр итә.