Ленинның Казандагы музей-йорты капиталь реконструкция эшләреннән соң киләсе елда кабат ишекләрен ачачак

Ремонт эшләре май аена тәмамланыр дип көтелә

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Ленинның Казандагы музей-йорты капиталь реконструкция эшләреннән соң киләсе елда кабат ишекләрен ачачак. Ремонт эшләре май аена тәмамланыр дип көтелә. Бу хакта бүген матбугат очрашуында журналистларга ТР Дәүләт Советы депутаты, парламенттагы КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов хәбәр итте. Матбугат конференциясе фракция вәкилләренең күптән түгел ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу нәтиҗәләренә багышланган иде.
Хафиз Миргалимов коммунистлар партиясе әгъзалары тарафыннан Ленин музей-фатирын төзекләндерү мәсьәләсенең берничә еллар дәвамында күтәрелеп килүен ассызыклады. Бердән бу, тарихи үткәнебезгә хөрмәт булса, икенчедән, музей әле дә туристларның игътибарын җәлеп итүче объект санала. Коммунистларның мөрәҗәгате ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиевтә дә, хәзерге Президент Рөстәм Миңнехановта да аңлау тапкан. Моннан 6 ел элек музейны төзекләндерү буенча проект-смета документларын әзерләүгә 12 млн сум финанслар бүлеп бирелгән. Проектны Санкт-Петербургның тарихи һәм мәдәни объектларны реконструкцияләү буенча махсуслашкан институты эшләгән. Быел исә реконструкция эшләренә 69 млн сум бүленгән. “Бу музей тарихи яктан да, сәяси яктан да илебез, республика күрке. Шул ук вакытта тарихи хәтерне яңарту мисалы да”, -ди Хафиз Миргалимов. Татарстан коммунистлары лидеры биредә алып барылучы масштаблы эшләрдән бик канәгать калган. “Музей 100-200 елга исәпләнеп ремонтлана”, -дип ассызыклады ул. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә реконструкция эшләрен составында ТР Мәдәният министрлыгы, Вахитов районы хакимияте вәкилләре һ.б. булган махсус комиссия контрольдә тота. Эшләр май аена тәмамланыр дип көтелә. Музейның ачылышына ТР беренче һәм хәзерге Президентларын көтәләр.
Хафиз Миргалимов фикеренчә, яңартылган музей-йорт Ленин эзләре буйлап оештырылучы Кокушкино-Университет туристлык маршрутында лаеклы урынын алырга тиеш.