Коммунистлар фракциясе Казандагы хәрби госпитальнең язмышын кайгырта

Алар бу теманы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда да күтәргән

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Коммунистлар фракциясе вәкилләре ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Казандагы хәрби госпитальнең алдагы язмышы хакында да сүз кузгаткан. РФ элеккеге оборона министры Анатолий Сердюков боерыгы белән ябылган чал тарихлы дәваханәнең язмышы моңа кадәр дә ике тапкыр кыл өстендә калган иде инде. Тик ул чакта бу мәсьәләне уңай хәл итүгә ирешелгән иде.
Хафиз Миргалимов бүген журналистларга хәбәр иткәнчә, Сердюковның боерыгын гамәлдән чыгару турында коммунистлар партиясе әгъзалары, госпиталь хезмәткәрләре, хәрби ветераннар мөрәҗәгатьләре берләштерелеп, барлык инстанцияләргә юлланган.
Россиянең яңа оборона министры Сергей Шойгуның хәрби госпитальләрне ябу турында кайбер карарларны гамәлдән чыгаруы бездә дә бераз өмет утын кабыза. “Госпиталь урнашкан җирләрнең инде республика милкенә тапшырылуына карамастан, госпитальне ябу турындагы боерыкны гамәлдән чыгаруны сорап запросларны РФ Дәүләт Думасындагы КПРФ фракциясе вәкилләренә, фракция исеменнән РФ Президенты, Премьер-министры, оборона министрына да юлладык. Безне ишетерләр дип өметләнәбез. Элегрәк госпитальгә куркыныч янаганда аны уртак көч белән хәл итә алдык”, -ди Хафиз Миргалимов.