“Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика этабы Казан югары хәрби команда училищесында уза

Нәтиҗәләр буенча, җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, кубоклар, медальләр һәм мактаулы грамоталар белән бүләкләнәчәк

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). 10-13 нче декабрьда Казан югары хәрби команда училищесында “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика этабы уза.

Уенның республика этабын оештыручы – ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР хәрби комиссариаты һәм ТР РОСТО (ДОСААФ) ярдәме белән “Патриот” яшьләрне спорт-патриотик яктан һәм чакырылышка кадәр әзерләү Республика үзәге.

Уен барлык республикадан 20дән артык команданы җыячак. Шәхси һәм команда зачетында иң яхшы булу өчен, яшьләр үзәкләрендә, яшүсмерләр һәм патриотик клублар һәм берләшмәләрдә, шулай ук мәгариф учреждениеләрендә, кадет мәктәпләрендә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укучы 14-16 яшьтәге егетләр һәм кызлар көрәшәчәк.

Ватанның яшь саклаучыларына үзләрен төрле хәрби күнегүләрдә крсәтергә тиеш була.

Нәтиҗәләр буенча, җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, кубоклар, медальләр һәм мактаулы грамоталар белән бүләкләнәчәк.