Чирмешән районы үзәгендәге асфальт түшәлгән яңа урамнарга тагын кырыклап юл билгесе кирәк

Моңа кадәр районда 318 юл билгесе куелган

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чирмешәннең Элемтәчеләр, Курасанов, Кояшлы, Утыз Имәни урамнарында – 40 урында яңа юл билгесе урнаштырылды. Район үзәк больницасы янындагы юл киселешендә 6 юл билгесе үзгәртелде.

Моңа кадәр Чирмешәндә 318 юл билгесе куелган. Район үзәгендәге асфальт түшәлгән яңа урамнарга тагын кырыклап юл билгесе кирәк. Әлеге эш белән җаваплылыгы чикләнгән “Чирмешән коммуналь төзелеш предприятиесе” җәмгыяте шөгыльләнә, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы.