Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды

Депутатлар беренче укылыштагы район Советының һәм шәһәр Советының бюджетлар турында карарларын бертавыштан кабул итте

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Аны Азнакай район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов, башкарма комитетлар, хокук саклау органнары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, район башкарма комитетының идарә һәм бүлекләре, район Советының бүлек начальниклары катнашты.

Мәгълүм булганча, бюджет проектлары буенча гавәми тыңлаулар үтте, алар район һәм шәһәр Советларының бюджет, салымнар, финас һәм икътисади, шулай ук закончалык, хокук тәртибе, депутат этикасы һәм җирле үзидарә буенча даими комиссияләр утырышларында тикшерелде. Депутатлар беренче укылыштагы район Советының һәм шәһәр Советының бюджетлар турында карарларын бертавыштан кабул итте.

Утырышта “2012 елга һәм 2013-2014 еллардагы планлы чорга Азнакай муниципаль районы бюджеты турында” Азнакай район Советының 2011 елның 20 декабрендә чыккан 89-15 нче карарына үзгәрешләр кертү турында мәсьәлә каралды. Депутатлар каравына шулай ук “Азнакай шәһәре” муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында (икенче укылышта), “Азнакай” фонды Уставына, аның попечительлек Советына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында мәсьәләләр куелды. Алар буенча район башкарма комитетының юридик бүлек начальнигы Зәйтүнә Габитова һәм баш белгеч Наил Сабирҗановның чыгышлары тыңланды.

Утырышта Азнакай район һәм шәһәр Советларының 2013 елга эш планы да кабул ителде.

Утырышта каралган мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр кертелде һәм тиешле карарлар кабул ителде, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.