Мөслимдә «Мизгел» үзәге укучы балалар өчен юл кагыйдәләре турында кичә оештырган

Укучылар өчен юл-транспорт һәлакәтләре турында видеоролик, уен һәм кроссворд әзерләнгән.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», «Мөслим-информ»). «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре Мөслим гимназиясенең 8нче сыйныф укучылары өчен «Кем юлда иң мөһиме?» тематик чара оештырдылар. Әлеге чара юл-транспорт аварияләрендә һәлак булучы 14-30 яшьлек кешеләр санын киметүгә юнәлдерелгән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Укучылар өчен махсус программа әзерләнгән: юл-транспорт һәлакәтләре турында видеоролик карау, аннан соң юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча уен үткәрделәр һәм ахырда тематик кроссворд чишү.

«Шулай ук, 2020 елда ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, безнең белгечләр балалар өчен сюрприз әзерләделәр һәм аларга бик матур „Татарстан 1001 ләззәт“ буклеты тапшырдылар. Балалар шактый мәгълүмат алдылар һәм алардан файдалана алырлар дип ышанабыз», диелә хәбәрдә.