Әгерҗе районының 25 авылына интернет кертеләчәк

Авылларны интернет челтәренә тоташтыру «Элемтә турында» федераль законы буенча оештырылачак.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Россия Цифрлы үсеш министрлыгы интернет һәм кәрәзле элемтә барлыкка киләчәк территорияләр исемлеген раслады. Бу исемлеккә Татарстанның 755 авылы кертелгән. Исемлектә Әгерҗе районындагы 25 торак пункт та бар. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Исемлеккә Азево, Байтуган, Биектау, Барҗы-Пельга,Варкләд-Бодья, Девятерня, Кадрәк, Кадыбаш, Кам.Ключ, Касай, Кодаш, Күләгәш, Мордывый, Яңа Акхуҗа, Пеләмеш, Нарат, Иске Чекалда, Иске Эсләк, Сокман, Тәбәрле, Уразай, Үтәгән, Шаршады, Ямурза, Яңавыл авыллары кергән.

Бөтендөнья челтәренә тоташтыру «Элемтә турында» федераль законы буенча узачак. Шул рәвешле, йөздән биш йөзгә кадәр кеше яши торган авыллар Wi-Fi га керү нокталары белән тәэмин ителәчәк, диелә хәбәрдә.