420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 8 ноябрьдә, Татарстанда кискен сутытачак. Көндез урыны белән яңгыр, юеш кар явачак. Бу турыда ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү идарәсе хәбәр итте.
Җил төньяк-көнбатыш юнәлештән төньяк-көнчыгышка таба үзгәрәчәк. Төнлә, бүген көндез кебек үк, урыны белән җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә температура -2 градуска кадәр төшә. Көндез -2..-3 градус салкын була. Төбәкнең көньяк-көнчыгышында җылырак, көньяк-көнбатышында салкынрак булыр дип көтелә.