7 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Хөкүмәте Россия Спорт министрлыгы белән хезмәттәшлек итәчәк, Казанда Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылды, "Шаян ТВ" эфирга тәүлек буе чыгачак.
Татарстан Президенты республикада вәзгыятьнең киләчәктә дә тотрыклы булып калуын теләде/ Татарстан Президенты юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренә яңа эш автомобильләре тапшырды.Рөстәм Миңнеханов белән Россия спорт министры үзара ярдәм турында килешү имзалады/ Казанда Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Колобков II Дәүләт-хосусый партнерлык тармак форумында катнаштылар.Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Октябрь революциясе көне уңаеннан татарстанлыларны котлады/ "Татарстан Республикасы – төрле милләт, дин һәм традиция кешеләре өчен уртак йорт", - диелә ТР Дәүләт Советы Рәисе мөрәҗәгатендә.Казанда мәшһүр биюче Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылды/ “Үзе монда тумаса да, әнисе безнең яклардан, шуңа күрә без аны үзебезнеке дип саныйбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.Разил Вәлиев Рудольф Нуриевның татар халкын танытуда ролен билгеләп узды/ Дәүләт Советы депутаты сүзләренчә, Нуриевның татар икәнен белгәч, чит ил кешеләренең татарга мөнәсәбәте үзгәрә.“Шаян ТВ” телеканалы балалар өчен яхшы эчтәлекле мультфильмнар гына сайлануын гарантияли/ "Шаян ТВ" балалар телеканалы 12 ноябрьдә старт алачак.Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты башланды/ Ярышларда 61 төбәктән 900дән артык спортчы катнаша.Татарстанда көннәр суытачак/ Иртәгә республикада юеш кар, юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.