“Татар-информ”да матбугат конференциясе "Татарстанда Европа сыйфат атналыгы"на багышлана

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 8 ноябрьдә, 10.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе "Татарстанда Европа сыйфат атналыгы"на һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә багышлана.

Матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе бүлеге җитәкчесе Ирина Әхмәтшина һәм Этил спиртын, алкоголь продукциясен җитештерү, әйләнеш һәм сыйфат өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов булачак.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.