Саба кызлары "акыл көрәше"ндә җиңде

Соңыннан барлык катнашучылар «Туган тел»не җырлады.

(Саба, 7 ноябрь, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Балалар иҗат үзәгенә районыбызның актив яшьләре катнашында «Акыл көрәше» дип аталган интеллектуаль уен узды. Аралашу, танышу, күңел ачу, акыл көчен сынау форматындагы чараны район башкарма комитеты, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлекчәсе оештырды, дип яза район газетасы.

Интеллектуаль уенда районыбызның 18-35 яшьлек егет-кызлары дүртәр кешелек сигез командага тупланып көч сынаштылар. Саба гимназиясе, башкарма комитет, сәләтле балалар мәктәбе, финанс-бюджет палатасы, авыл җирлекләре башлыклары, Мишә авыл җирлеге, «Яшьлек», авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе командалары катнашып, һәр команда үз исемен, девизларын тәкъдим итте. Уенчыларны район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов сәламләп, әлеге төр бәйгенең районыбыз өчен яңалык булуын әйтеп, уңышлар теләде. Аграр яшьләр берләшмәсенең Саба бүлекчәсе рәисе Альбина Гүзәлова әйтүенчә, уен авыл яшьләренең социаль активлыгын үстерү, ялларын кызыклы итеп оештыру, интеллектуаль һәм танып белү сәләтләрен ачуны күз алдында тота. «Акыл көрәше» уены физик яктан көчле булуны түгел, киресенчә, фикер тирәнлеге, аң-белем байлыгы, заманча уйлауны таләп итте. Интеллектуаль уен бүгенге тормышның аерылгысыз өлеше булган реклама һәм бренд тематикасына багышланып, уенчылардан киң мәгълүматлы, заманча карашлы булу соралды. Ә яшьләребез үзләрен нәкъ менә әлеге сыйфатларга ия булуларын күрсәттеләр, тәкъдим ителгән дүрт этапта да сынатмадылар. «Акыл белән генә түгел, яшьлек белән алабыз» дигән сүзләр уенның төп девизы булып яңгырап, уенчыларга көч-дәрт өстәде.

Командалар тәкъдим ителгән 20 логотипның кайсы продукцияне ачыклавын, Россия брендына кагылышлы сорауларга җаваплар, музыканың кайсы реклама роликларында яңгыравын тану, брендка туры килүче тематик сүзләрне табу буенча белем һәм игътибарлылыкта сынаштылар. Гомуми нәтиҗәләр ясаганнан соң «Акыл көрәше» интеллектуаль уенында Сәләтле балалар мәктәбенең «Кызлар» командасы (фотода) үзләрен иң белемлеләр һәм акыллылар итеп таныттылар. «Финансистлар» (финанс-бюджет палатасы) – 2нче, «Белгечләр» (башкарма комитет) командасы 3 урынга лаек булды. Җиңүче команда Казан шәһәрендә ноябрь аенда узачак финал уеннарында катнашачак. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов җиңүчеләрне тәбрикләп, киләчәктә дә әлеге төр уеннарның дәвамлы буласына ышандырды. «Бик күңелле, үзенчәлекле уен. Бер яктан караганда реклама бик җайлы кебек тоела, ә уйлый башлагач, бик четерекле икән. Команда уены булгач, бердәмлек тудыра, бер фикергә китерә, анализлау сәләтен арттыра. Көне буе компьютер артында узган эш көненнән соң бик күңелле уен булды», – ди «Финансистлар» командасы вәкиле Рузилә Ганиева.

Соңыннан барлык катнашучылар «Туган тел»не җырлады.