Россиядә гриппка буенча тотрыклы вәзгыять саклана

«Бүгенге көндә Россия халкының 40 проценттан артыгы гриппка каршы прививка ясаткан», - диде Попова.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә гриппка бәйле вәзгыять тотрыклы, илдә гриппның берничә очрагы теркәлде инде, вируслар вакцина штаммнары белән тулысынча туры килә, дип белдергән Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Россиядә гриппка бәйле вәзгыять тотрыклы», - ди Попова һәм илдә гриппның берничә очрагы теркәлүен, аларның һәркайсына анализ ясалуын, вирусларның вакцина штаммнары белән тулысынча туры килүен билгеләп үтә.

«Грипп белән авыручыларның барысы да инде савыгып килә», - дигән Попова.

«Бүгенге көндә Россия халкының 40 проценттан артыгы гриппка каршы прививка ясаткан», - дип белдергән Попова һәм кайбер төбәкләрдә әлеге күрсәткечнең 50 проценттан артып китүен искәртә.

«Бүгенге көндә илдә ниндидер башка вируслар турында мәгълүмат юк һәм булырга да мөмкин түгел», - дип сүзен йомгаклый Попова.