Кулланучылар хокукын яклау федераль хезмәте прививкадан баш тартучылар саны артуны җиткерә

Баш тартучыларның саны прививка ясатучыларның гомуми санының 5 проценты чамасы, дип белдерелә.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте прививкалардан баш тартуның "модага" кереп баруын һәм интернетта актив попагандалануын белдерә. Бу хакта ТАСС җиткерә.

"Кызганыч,әлеге тенденция (прививкалардан баш тарту) бар, интернет-җәмәгатьчелек аны алга сөрә”, - дип белдергән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова Россия президенты Владимир Путин белән очрашуда.

Ул Европаның кайбер илләрендә кызамык һәм дифтерия белән авыруның югары булуы, әлегә Россиядә бу хәл күзәтелмәвен җиткерә. Путинның бу ни белән бәйле, дигән соравына Попова миграциянең югары дәрәҗәдә булуы һәм прививкалардан баш тарту, дип белдергән. "Модага кергәнмени?" – дип сораган ил башлыгы, прививка ясатмаучылар турында ишеткәч. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Россиядә прививкалардан баш тарту "прививка ясатучыларның гомуми саныннан 5 проценттан артмый” , дип җавап биргән.

Аның сүзләренчә, Румыниядә кызамык белән авыручылар 7 меңгә якын теркәлгән, Испаниядә, Италиядә - зур саннар күрсәтелә. Россиядә исә быел кызамык белән авыруның 170ләп очрагы гына булган. Шул ук вакытта Европада хәттә кызамык авыруыннан үлүчеләр билгеле.

"Бу хәл шулай ук дифтериягә дә кагыла: Россиядә булмаган дифтерия бүгенге көндә Европада бар, - дип билгеләп үткән Попова. - Ул миграция юлы белән керергә мөмкин, биредә куркыныч бар”.

Ул шулай ук, Россия табиблары Гвинееда эшләп, йогышлы авырулар буенча тәҗрибә туплаулары турында да сөйләгән. 

Йогышлы авыру булганнар чик буенда ачыклана

Попова Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте йогышлы авыру булганнарны Россиягә кергәндә ешрак ачыклый башлаган. “Һәр елны без чикне узучы 23 меңләп кешене карыйбыз, узган биш ел эчендә аларның саны 2,5 тапкыр артты. Инфекцияле авыру булганнарны илгә кертмибез”, дип җиткергән ул. 2017 елның 10 аенда кызылча, коклюш, кызамык һәм дифтерия һәм башка йогышлы авырулар саны кимегән. 5 процентка кадәр вируслы азык-төлек энцефалиты белән авыручылар санын киметә алганнар. Узган ел ул 10 очрак булса, быел 5 очрак теркәлгән.

Таулы Алтайда чума чыганагы белән көрәш

Попова сүзләренчә, Россия һәм Монголиянең Таулы Алтайда чума чыганагына каршы уртак көрәше нәтиҗә биргән. Таулы Алтайда һәм Монголия территориясендә шактый зур чыганаклы мәйданга эшкәртү үткәрелгән. Бүгенге көндә анда эпидемиологик тотрыклылык, чаралар нәтиҗәле булды, дип җиткергән ведомство җитәкчесе.

Попова билгеләп үтүенчә, бу чирне чик аша хайваннар алып чыга. Шунлыктан чараларны бер илдә генә үткәрү нәтиҗә бирми. “Киләсе елда без Казахстан белән шул ук чыганак буенча эшләячәкбез”, - дип җиткергән Попова.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы кызамык, полиомиелитка каршы, шулай ук ВИЧ авыруларын киметү буенча халыкара программалар турында сөйләгән. Моннан тыш, Попова Сочида биологик куркынычсызлык буенча беренче халыкара конференция узуы турында җиткергән.