Башкортстанда өйләнешүчеләр саны арткан, туучы балалар саны кимегән

Быел гыйнвардан сентябрьгә кадәр 22313 никах теркәлгән, 36963 бала дөньяга килгән.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). 2017 елда Башкортстанда өйләнешүчеләр саны арткан, балалар туу саны кимегән. Бу хакта, Башстат мәгълүматларына нигезләнеп, "Башинформ" яза.

Башкортстанда быел гыйнвардан сентябрьгә кадәр 22313 никах теркәлгән. 36963 бала дөньяга килгән. 2016 елның шушы ук айларында исә 20207 никах теркәлгән, 42580 бала туган булган.

Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, Башкортстанда халык саны кимүе күзәтелә. Табигый кимү - 974 кеше. Башкортстанга килүче мигрантлар хисабына бу сан 753 калган.