Башкортстанда 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне эшкә чакыралар

55 яшьтән өлкәнрәк эш эзләүчеләрнең 72 проценты - ир-атлар.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). HeadHunter эш һәм хезмәткәрләр эзләү сайтының тикшеренүләр хезмәте 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең нинди өлкәләрдә эш эзләвен һәм аларны кайда колач җәеп каршы алуларын ачыклаган, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

«Ел башыннан алып Башкортстан эш бирүчеләре алты елдан артык тәҗрибәсе булган эш эзләүчеләр өчен нибары 2 процент вакансия урнаштырган. Компанияләр тәҗрибәле хезмәткәрләрне «Югары менеджмент», «Җитештерү», «Төзелеш», «Бухгалтерия» һәм «Эшче персонал» кебек өлкәләрдә күрергә тели, - ди HeadHunter сайтының матбугат хезмәте җитәкчесе Ольга Гыйбадуллина. - 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләр нинди өлкәләрдә эш таба ала, дип сорыйлар. Алар күбесенчә элегрәк хезмәт куйган, үзләрен ышанычлы хис иткән өлкәдә эш эзли».

Кагыйдә буларак, Башкортстанда яшәүче 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләр җитештерү, төзелеш, административ персонал, транспорт һәм бухгалтерия кебек өлкәләрдә эш эзли. Аларның күбесе (72 процент) - ир-атлар.