Балтач районында Алан ветеринария пункты авыл халкының тормышын җайга салган

Балтач районының Алан авылында республика программасы нигезендә салынган яңа ветеринария пункты эшли.

(Балтач, 7 ноябрь, “Татар-информ”," "Хезмәт", Зөлфия Шакирова).Балтач районының Алан авылында республика программасы нигезендә салынган яңа ветеринария пункты эшли, искерә барганнары ремонтланды, дип яза районның матбугат чаралары.

– Аланда, Яңгулда, Карадуган белән Чутайда яңалары салынды, Чепьяда ремонтланды, шулай ук район ветеринария берләшмәсе дә лаборатория белән берлектә төзекләндерелде, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов. – Тулы шартларда эшләргә мөмкинлекләребез җитәрлек, файдалана белергә генә кирәк.

Алан ветеринария пункты, мәсәлән, 2015 елда сафка бастырылды. Алан – район үзәгеннән еракта урнашкан зур авыл. Биредә халык бик эшчән, сирәк хуҗалыклар гына мал асрамый дияргә була. Хайваны булмаганының һичьюгы песие, эте булса да бар.. Шулай булгач, аланлыларга пункт гаять тә мөһим. Куе урман да янәшә дә генә булганлыктан, йорт терлекләрен кыргый җәнлекләрдән дә саклау кирәк. Мәсәлән, котырган төлке тешләсә, бар малыңны харап итүе бар. Без килгән көнне дә (район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Мәхмүт Сабировны күздә тотуым – З.Ш.) әле яңа гына прививка ясап кайтып кердек дип каршы алдылар.

Алан ветпунктында ике хезмәткәр эшли, Илдар Тимербаев – “Дуслык”, “Кызыл юл” кебек алдынгы җәмгыятьләрдә тәҗрибә туплап килгән, шушы ук авылда үскән, шуңа да халкының яшәешен, проблемаларын яхшы белгән, яшь булса да өметле җитәкче; Рәйсә апа Әхмәдуллина исә бирегә күчкәнче 30 ел җәмгыять фермасында ветфельдшер булып эшләгән кеше.

– Якты, рәхәт, бар уңайлыклары да булган бинада инде менә өченче елын эшлим, – ди Рәйсә ханым. – Куанып туялмыйм. Бозау абзары кебек тар, бер караңгы почмакта эшләгән кешеләр бит без. Рәхмәт, авылдашыбыз, Казандагы җитәкчебез Алмаз Хисаметдиновка, райондагы җитәкчелегебез белән бергә бу як халкын участоклы итте, бик көтте халык шушындый мөмкинлек булуын, рәхмәт Президентыбызга, рәхмәт җитәкчеләребезгә, һәм дә шушы төзелешне азагына кадәр башкарып чыгып, бу як халкын игелекле шартларга кинәндерүчеләргә!

Пунктны Сабантуй көнне ачалар. Бәйрәм өстенә бәйрәм! Шул рух аланлылар күңелендә әле дә саклана. Күпләп хайван асраучы Алан, Бөрбаш, Бөрбаш Сәрдегәне авыллары халкы бирегә бик теләп мөрәҗәгать итә, хезмәтләреннән канәгать. “Бөрбаш” җәмгыятенә дә хезмәт күрсәтәләр.

– Мал-туар тоткан кешегә бик кирәк пункт булды ул, – ди шул-тирәдә генә яшәүче, абзар тулы терлек тоткан Алсу апа Нурисламова. – Безгә бигрәкләр дә җайлы, пункт күршедә генә. Мал-туарыбыз бар, шуңа да мал табибларына ихтыяҗ зур. Көн димиләр, төн димиләр, эш сәгате беткәнгә карамыйлар, шимбә-ялга да сылтамыйлар, кайчан ярдәмгә чакырма, киләләр, булышалар.Маллар арасында да төрле чирләр чыгып, куркыныч янап торган бер вакытта участок җитәкчесе Илдар Тимербаев та борчылуын белдерә:

– Читтән терлек алып кайтып сатучылар күп, безнең җирлек халкы да алмыйча тормый, – ди ул. – Сер түгел, сатучылар тиешле таләпләрне үтәп җиткерми. Әле ярый сатып алучы, канын гына тикшертеп алыйк әле, дип үзе килә. Үзебез дә ишетүгә чыгып китәбез. Әнә шул читтән кергән терлекләрдән лейкоз билгеләре чыкмады түгел, чыкты инде. Ярый вакытында чарасын күреп калдык.

Быел үз участокларына кергән терлекләрнең 2793ен туберкулез, 959ын бруцеллез, һәм шуның хәтлесен үк кан рагы буенча тикшергәннәр, малларның 640 башы шәхси секторныкы. 3967 мөгезле эре терлеккә себер язвасына каршы прививка ясалган (шуның 1704е шәхси хуҗалыкныкы), 871 сарыкка, 112 атка да вакцинацияләү үткәрелгән. Котыруга каршы да меңәрләгән баш малга прививкалар ясалган. Орлыкландыру, ветеринар ярдәм, кастрация, стерильләштерү буенча да үз җайларына гына уңышлы эшләп киләләр.

– Бу якта яшәүчеләрдән пунктка карата моң-зар кергәне юк, – ди Мәхмүт әфәнде. – Гомумән безнең районда яшәүчеләр мал табибларының эшеннән канәгать. Пунктта эшләүчеләр эш урыннарын чиста,пөхтә тотулары белән дә аерылып тора. Җәй буе бина алларын гөл-чәчәккә күмәләр. Менә, мәсәлән, Алан пункты узган ел республикада иң матур, иң төзек пункт булып танылды. Чөнки керү өлешендәге чәчәкләр патшалыгы, ясалма сыннар күз явын алырлык иде.