Анатолий Фомин: Сәясәтче, хокук саклаучылар катнашмаса, телләр мәсьәләсе зурга китмәс иде

Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе фикеренчә, телләр мәсьәләсен хәл итүдә мәдәни һәм мәгариф өлкәләре төп көч булырга тиеш.
(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин Татарстанда килеп туган телләр вәзгыятен хокукый аспектта түгел, фәнни-мәдәни яссылыкта чишәргә чакыра. Бу хакта ул Татарстан Фәннәр академиясендә узган “түгәрәк өстәл”дә белдерде.“25 елга, Татарстан Конституциясе кабул ителгән көнгә әйләнеп кайтсак, бу мәсьәлә безнең җәмгыять тарафыннан 25 ел элек куелды һәм кабул ителде. Һәм ул абсолют төгәл кабул ителгән. Дәүләт телләрен өйрәнү мәҗбүри дип куелды, монда икеләнүләр булырга да тиеш түгел. Ни өчен Татарстанда телләр мәсьәләсе кискенләште соң? Минем фикеремчә, ул өч төп нигезгә кагылып узды. Кешенең эчке дөньясы өч өлештән тора: тел, милләт, дин. Әгәр дә без үзебезнең эшкә яраксыз кулларыбыз, уйларыбыз белән көч кулланырга тырышабыз икән, киресе булырга мөмкин. Шуңа күрә монда бик төгәл булырга кирәк. Мин бу хәлне юридик, хокукый актлар белән хәл итеп булыр дигән фикердә түгел. Барысы да кешенең күңелендә ята. Без бит ялгыз түгел, бу процесс илдә ничек бара соң, шуны карарга кирәк. Мин бу темага лингвистларны да, филологларны да ишетмим, – диде Анатолий Фомин.Иҗтимагый палата рәисе, татар теленең генә түгел, рус теленең дә “читләшә” баруы турында әйтеп узды.“Дөньяда 2,5 мең сөйләм теле исәпләнә. Һәр ай саен ике тел үлә бара. Бу ни дигән сүз соң? Бу – коммуникация, глобальләшү нәтиҗәсе. Без моннан ычкына алмыйбыз. Рус теленең дә үз хәле хәл бит. Заманча IT технологияләрне карагыз. Терминнар испанча да, французча да түгел, инглиз телендә. Әмма берәү дә закон актлары кабул итми. 2 млн кеше инглиз телендә сөйләшә. Студентлар өчен инглиз теле чит тел түгел, дөньяви тел исәбендә йөри. 506 илнең дәүләт теле булып инглиз теле санала. Мин бу санны кабат-кабат тикшергәндә, үз күзләремә ышанмадым хәтта. 20 илнең туган теле – испан теле, – диде Иҗтимагый палата рәисе.Анатолий Алексеевич фикеренчә, теләсә кайсы милләтнең үз телен саклап калуы – көнүзәк мәсьәләгә әйләнә бара.“Дискуссияне сәяси-хокукый яссылыкка күчерергә түгел, ә мәдәни һәм мәгариф яссылыгында карарга кирәк. Юкса, без бу чолганыштан чыга алмыйбыз. Шуңа күрә, киеренкелек дәрәҗәсен һәм градусын киметергә кирәк. Сөйләшүләрне социаль челтәрләр, хокук органнары югарылыгында гына карарга кирәкми. Махсус белгечләр белән сөйләшеп хәл итәргә кирәк. Шул вакытта без кисешү ноктасын да табарбыз.Хәтерегездә булса, өч өл элек Иҗтимагый палатада кыз балаларның мәктәп формасы турында сөйләшкән идек. Ул вакытта бу да хәл ителмәслек мәсьәлә кебек күренде. Ата-аналар, мөфти, митрополит катнашындагы “түгәрәк өстәл”дә, педагоглар белән утырып сөйләштек. Баксаң, проблема юк та икән бит. Телләр мәсьәләсендә дә шулай ук, әгәр сәясәтчеләр, хокук саклау структуралары кысылмаса, бернинди дә проблема юк дип уйлыйм мин. Ә мәсьәләне хәл итүдә мәдәни һәм мәгариф өлкәләре төп көч булырга тиеш.Татарстан исеме чыннан да горур яңгырый. Безгә күпләр көнләшеп карый. Әйтергә кирәк, кара көнчелек тә бар. Чөнки федераль үзәк белән бәйләнештә булганга, без төрек иле белән дә бәйләнештә торабыз. Карагыз сез, бездә нинди генә чаралар үтми. Без күп халыклар һәм субъектлар өчен үрнәк булып торабыз. Бу көнүзәк мәсьәләгә килгәндә, Владимир Путин белән Рөстәм Миңнеханов фикер алышыр, бер-берсе белән уртак тел табар дип уйлыйм, халыкның акылы һәм төпле фикер йөртүе бу катлаулы мәсьәләне чишәргә ярдәм итәр. Дөрес, ул чыннан да катлаулы, кискен мәсьәлә.Анатолий Фомин сүзләренчә, телләр мәсьәләсен сөйләшә башлаганчы, үз-үзеңнән: “Ә мин моңа үзем ничек карыйм соң?” дип сорарга кирәк.“Теләсә нинди кысылу зыянга булырга мөмкин, бигрәк тә моны милләт һәм дин белән бутасак, монысын Ходай күрсәтмәсен. Технология, методиканы, белгечләрне карагыз, ә татар телен өйрәнү кирәкме дигән сорау куелырга тиеш түгел”, – диде ул.