7 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Октябрь революциясенең 100 еллыгы билгеләп үтелде, татар язучылары рус язучыларына мөрәҗәгать белән чыкты, Марсель Сәлимҗанов премиясе тапшырылды.

Миңнеханов “Гидравлик машиналар һәм системалар” төркеме компаниясе башлыгы белән очрашты./ Әлеге компания - Россиядә һәм БДБ илләрендә нефть-газ комплексы, энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өчен җиһазлар җитештерүдә эре оешма.



Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Октябрь Революциясенең 100 еллыгы белән котлады./ Чын күңелдән сезгә тынычлык, татулык һәм иминлек телим, диелә котлауда.



Татарстан мөфтие – Страсбургта Европа Советы утырышында./ Шушы көннәрдә Страсбургта Европа Советының мәдәниятләр аралашуын дини күзлектән карауга багышланган чираттагы конференция (очрашу) уза.

Татар язучыларының рус язучыларына мөрәҗәгате - Татарстан Язучылар берлеге./ Мөрәҗәгатьтә татар язучылары рус язучыларыннан милли телләрнең язмышы турында үз сүзләрен әйтүне сорыйлар; "Дәшми калмассыз дип ышанабыз", диләр.

“Татарстан” радиосы 90 еллыгын бәйрәм итте./ Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында шул уңайдан тантана узды.



Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары мәгълүм./ Премияне тапшыру тантанасы Нәкый Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектакле премьерасы алдыннан булды.